Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының сатып алулар
буенча Дәүләт комитеты
рус
тат
eng
Сорау бирү
Дәүләт комитеты турында
Дәүләт комитеты максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Комитет төзелеше
Татарстан Республикасы Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый һәм яшьләр советы
Дәүләт комитетының тарихы
Эшчәнлек
Сатып алулар мәсьәләләре буенча «Кайнар» линия
Ситуацион үзәк
Проектлар
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Цифра трансформациясе
Документлар
Дәүләт идарәсенең эшчәнлеген регламентлаштыра торган документлар
Россия Федерациясенең норматив-хокукый актлары
Татарстан Республикасының норматив-хокукый актлары
Идарә тармагының документлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Яңалыкларга язылу
Пресс-релизлар
Чаралар
Бәйләнеш
Гражданнарны кабул итү
Элемтәләр
Интернет кабул итү
Кабул итү вакыты һәм белешмә мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатләре
Түләүсез юридик ярдәм
Сорау - җавап
Татарстан Республикасы Дәүләт комитетлары
Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов татарстанлыларны Яңа ел белән котлады
2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты татарстанлыларны якынлашып килүче 2015 ел белән котлады:"Кадерле татарстанлылар!
2014 ел ахырына якынлашып килә. Матур гадәт буенча без аңа нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә планнарыбыз белән уртаклашабыз. Яңа ел һәрчак якты өметләр бәйрәме.
Үтеп баручы елда илебез алдында туган авырлыклар һәм каршылыклар безне тагын да берләштерде. Үзебезгә ышанычыбыз һәм рухыбыз ныгый төште.
Бу шартларда без өстебезгә алынган барлык йөкләмәләрне үтәдек, алга куелган программаларны тормышка ашырдык, өметле проектлар өстендә эшләүне дәвам иттек. Безнең зур уңышыбыз - борынгы Болгар шәһәренең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе. Тиздән Свияжск шәһәр-утравы һәйкәлләре дә бөтен дөньяга танылыр дип ышанам.
Һичшиксез, барыбызны да глобаль сәяси низаглар, кискен карашлы һәм неофашизм күренешләре борчый. Бу куркынычларга республика милләтара һәм динара тынычлык һәм татулык, тарихыбызны хөрмәтләү һәм Ватаныбыз белән горурлану хисе кебек чын кыйммәтләрне каршы куя.
Элеккечә, югары әхлаклылык, нык һәм дус гаиләләребез һәм елдан-ел арта баручы балаларыбыз безнең төп байлыгыбыз булып кала.
Яңа елда алдыбызда зур һәм әһәмиятле эшләр тора.
Бу, беренче чиратта, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее. Киләчәк буыннарга дәһшәтле сугыш еллары турында дөреслекне җиткерү – безнең мөһим бурычыбыз.
Без түземсезлек белән спортның су төрләре буенча дөнья Чемпионатын көтәбез. Ул Универсиаданың уңышлы эстафетасын дәвам итәр дип ышанам.
Без тотрыклылык һәм югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен барысын да эшлиячәкбез. Тырыш хезмәт һәм бердәм булуыбыз моңа нык ышаныч бирә.
Кадерле дуслар!
Яңа ел сезгә тынычлык һәм иминлек алып килсен, өйләрегез бәхет һәм балаларның шатлыклы көлү тавышлары белән тулы булсын. Сезгә ихлас күңелдән саулык-саләмәтлек һәм муллык телим!
Яңа 2015 нче ел белән!
ТР Президенты Матбугат хезмәте
http://tatarstan.ru/rus/index.htm/news/375714.htm
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
гыйнвар, 2026 ел
Шунысы мөһим: 44‑ФЗ номерлы Закон һәм 223‑ФЗ номерлы Закон буенча товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу күләме турында хисап урнаштыру
Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 31 гыйнварыннан да соңга калмыйча заказчылар 44-ФЗ номерлы Закон һәм 223-ФЗ номерлы Закон буенча Россия гражданнары, россия юридик затлары тарафыннан башкарылган һәм күрсәтелә торган товарларны, эшләрне, хезмәтләрне сатып алу күләме турында хисап урнаштырырга тиеш.
6
гыйнвар, 2026 ел
Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты транспорт чараларын кайтаруга электрон аукционнар игълан итте
Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты республиканың авыл җирлекләре һәм учреждениеләре ихтыяҗлары өчен заманча транспорт чаралары кайтаруга берьюлы берничә электрон аукцион игълан итте.
5
гыйнвар, 2026 ел
Сатып алулар мәсьәләләре буенча кайнар линия
Игътибар итәбез, «Кайнар» линия һәм «кайнар» почта буенча консультацияләр бары тик сатып алулар өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлату өлешендә генә алып барыла.
31
декабрь, 2025 ел
Комитет рәисе Марат Зиатдиновның Яңа ел котлавы
Комитет рәисе Марат Зиатдиновның Яңа ел котлавы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз