РФ Игътисадый алгарыш министырлыгы 2014 елның башыннан сафка баскан яңа сатып алулар система эшенә нәтиҗә ясады.
Өч ай вакыты эчендә сатып алулар буенча контракт төзүләр саны кимемәгән. Ә электрон аукционнанар өлеше киресенчә арткан. Белгечләр бу хәл яңа сатып алулар системасын уңай яктан сыйфатлый дигән фикергә килделәр.