“Госзаказ-2014” Форум-күргәзмәсе катнашучыларына дәүләт сатып алу өлкәсенең үсеш һәм камилләштерү сораулары буенча фикерләре белән алышу өчен мөмкинлек биреп, үзенең күп вакытлар буена актуаль булуын раслый.
Форум барышында чыгыш ясаучылар:
- С.С. Собянин – Мәскәү шәһәре Мэры;
- И.Ю. Артемьев – Монополияләргә каршы Федераль хезмәтенең җитәкчесе;
- Сангу Джи (Sungu Ji) – Корея Республикасының Дәүләт заказ бирү Хезмәтенең Дәүләт сатып алу Департаменты җитәкчесе.
Татарстан Республикасының экспозициясе оештыручысы - Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты.
Форум-күргәзмәдә Татарстан Республикасы иҗтимагый яктан стабиль һәм сәнәгать яктан үсеш алган Россия регионы итеп тәкъдим ителә.
Мәйдан тематик җыелмаларына бүленә, анда алдагы экспонентлар тәкъдим ителә: Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитеты, «БАРС.Бюджет-ГосЗаказ» дип исемләнгән дәүләт һәм муниципаль сатып алу буенча документларны онлайн-планлаштыру, башкару, яраштыру, урнаштыру өчен билгеләнгән программ продукты; etp.zakazrf.ru дип исемләнгән федераль электрон площадкасы; СМАРТ Сити Казан – дип исемләнгән Татарстан Республикасының халыкара һәм россия эшмәкәрлеге, фән, белем алу һәм эшлекле активлык усеше очөн әзерләнгән яңа инвестицион площадкасы инфраструктура проекты; “Ачык Татарстан” системасы; ОАО «Ай Си Эл-КПО ВС» оешмасының информацион технологияләре.