Татарстан Дәүләт архивы архив документлары һәм интерактив карталар белән мультимедиа порталы булдырачак

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты мультимедиа порталын эшләүгә электрон аукцион игълан итте, ул архив материалларын, тарихи урыннар буенча интерактив маршрутларны һәм тематик карталарны берләштерәчәк. Бу максатларга 11,5 млн сум юнәлдереләчәк. Заказ бирүче булып ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты тора.

Портал ТР Дәүләт архивыннан, муниципаль архивлардан, шулай ук учреждениеләрдән һәм гражданнардан архив документларының (кәгазь, кино, фото, видео һәм аудиоматериалларның) цифрлы күчермәләрен берләштерәчәк.

Система кулланучыларга тарихи урыннар буенча документларны картадагы нокталарга бәйләп интерактив маршрутлар төзергә, электрон каталог буенча эзләргә һәм контентны тип буенча фильтрларга мөмкинлек бирәчәк. Архив хезмәткәрләре өчен басмаларны модерацияләү функциясе булган шәхси кабинетлар каралган.

Төп максат-архив материалларына ачык керү мөмкинлеген тәэмин итү, Татарстанның мәдәни-тарихи мирасына кызыксынуны арттыру һәм чын чыганаклар нигезендә тарихи дөреслекне саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International