Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасы» дәүләт мәгълүмат системасына һәм ИТ-инфраструктурага техник ярдәм күрсәтү буенча электрон аукционга йомгак ясады. «Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелгән Система документлар белән эшләүне автоматлаштыра һәм гражданнарның архив мәгълүматларына оператив керүен тәэмин итә. Заказ бирүче булып ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты тора.
Электрон аукцион йомгаклары буенча Иннополисның кече эшмәкәрлек субъекты («Анис»ҖЧҖ) белән дәүләт контракты төзелде. Электрон аукционда катнашу өчен ике гариза бирелгән, икесе дә таләпләргә туры килә дип танылган.
Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 5,5 млн сум тәшкил иткән, конкурент процедуралар нәтиҗәләре буенча бәя 4 812 500 сумга кадәр киметелгән. Бюджет акчаларын экономияләү 687 мең сумнан артып китте.
«Конкурент мохиттә аукцион уздыру ышанычлы башкаручыны билгеләргә генә түгел, ә бюджет акчаларын экономияләргә дә мөмкинлек бирде", - дип билгеләп үттеләр ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында.