Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты заказчылар һәм тәэмин итүчеләр өчен Арчада зона семинарлары үткәрә

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

2026 елның 24 мартында Арча шәһәрендә Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан «ТР сатып алуларны үстерү үзәге»АҖ белән берлектә оештырылган зона семинар-киңәшмәләре узачак. Заказ бирүчеләр һәм тәэмин итүчеләр өчен чаралар сатып алуларда нәтиҗәле катнашу мәсьәләләренә, 44-ФЗ кулланылышының үзгәрешләренә һәм практик аспектларына багышланачак.

Катнашуга республиканың унбер муниципаль районы вәкилләре чакырыла: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче.

Катнашучылар алдында ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты, «ТР Дәүләт заказы буенча агентлык» АҖ, ТР Икътисад министрлыгы, «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ спикерлары, шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе вәкиле чыгыш ясаячак.

Чараның төп максаты-закупкалар процессында катнашучыларга законнардагы актуаль үзгәрешләрне күздә тотарга ярдәм итү, 44-ФЗ куллануның гамәли мәсьәләләрен ачыклау, шулай ук заказ бирүчеләрне һәм тәэмин итүчеләрне гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары белән таныштыру, шул исәптән кече һәм урта бизнес субъектлары өчен дә.

Теркәү:

- заказ бирүчеләр өчен: https://zakupki.tatar/seminars/zonalnoe-soveshhanie-dlya-zakazchikov-goszakupki-izmeneniya-i-praktika-primeneniya-44-fz-2/ 

- тәэмин итүчеләр өчен: https://zakupki.tatar/seminars/zonalnoe-soveshhanie-dlya-postavshhikov-effektivnoe-uchastie-v-zakupkah-2/ 

Үткәрү урыны: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 17, Арча район мәдәният йорты (заказчылар өчен), Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14, 2 кат, актлар залы (тәэмин итүчеләр өчен).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International