ТР Дәүләт комитеты контрактларының 70% ка якыны кече бизнес өчен өстенлекләр белән үтте

2026 елның 8 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 2026 елның гыйнвар-май айлары өчен сатып алу эшчәнлегенә йомгак ясады. Ведомство 1,5 млрд сумнан артык гомуми суммага 210 сатып алу урнаштырган.

"Биш ай эчендә без млрд сумнан артык суммага 200дән артык сатып алу уздырдык. Аларның 70% ка якыны кече бизнес һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен өстенлекләр белән үткәрелгән. Шулай итеп, якынча 680 млн сум җирле эшмәкәрлеккә турыдан-туры ярдәм итүгә юнәлдерелгән", - дип хәбәр итте ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.

Компьютер һәм офис техникасы иң кирәкле категория булды. Шулай ук офис кәгазе дә күпләп сатып алынган. Республиканың автопарклары актив тулыланды, җиңел автомобильләр, автобуслар, янгын сүндерү автоцистерналары һәм урман хуҗалыгы өчен махсус техника сатып алынды.

Иң эре контрактлар арасында ятим балалар өчен 222,4 млн сумлык торак сатып алу, 2046 елга кадәр республиканы газ белән тәэмин итү схемасы буенча 208,4 млн сумлык фәнни‑тикшеренү эшләре һәм 223,9 млн сумлык белем бирү сыйфаты мониторингы үзәге өчен принтерлар китерү бар.

«Барлык процедуралар да катгый рәвештә закон буенча уза, процедураларның үтә күренмәлелеген һәм ачыклыгын гарантияли", - дип ассызыклады ведомство вәкиле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International