Татарстанның дәүләт заказчылары гыйнвар аенда 6,5 млрд сумлык контрактлар төзеде

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанның дәүләт заказчылары 2026 елның гыйнварында 6,5 млрд сумлык 4 меңнән артык контракт төзегән. Бу хакта бүген ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында атналык киңәшмәдә сөйләштеләр.

Контрактлар төзегәндә Экономия 116,5 млн сум тәшкил иткән (2,18%). Шул ук вакытта төбәк заказчылары 69,5 млн сум (2,28%), муниципаль заказчылар 47 млн сум (2,06%) экономиягә ирешә алды.

Урта һәм кече эшмәкәрлек субъектлары белән 2,4 млрд сумлык 1865 килешү төзелгән.

"Барлык контрактларның өчтән береннән артыгы кече һәм урта бизнес вәкилләре белән төзелгәнен билгеләп үтү аеруча мөһим. Бу КУЭны дәүләт сатып алуларына кертүне тәэмин итү буенча безнең чараларның нәтиҗәлелеген күрсәтә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.

Киңәшмәдә шулай ук ведомствоның йомгаклау коллегиясенә әзерлек турында да фикер алыштылар. Ул бу атнада - 29 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер – министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International