Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты Татарстан халкына хәбәр итү системасын эксплуатацияләү-техник хезмәт күрсәтүгә 7,4 миллион сумлык электрон аукцион уздыру турында игълан итте.
Хезмәтләр Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, шулай ук муниципаль районнарның башкарма комитетларына күрсәтеләчәк. Сатып алу кысаларында халыкка үзәкләштерелгән хәбәр итүнең муниципаль автоматлаштырылган системасының (МАСЦО) 65 объектына һәм халыкка үзәкләштерелгән хәбәр итүнең Төбәк автоматлаштырылган системасының (РАСЦО) 220 объектына хезмәт күрсәтү планлаштырыла.
Җиһазларның төренә карап, башкаручы техник хәбәр итү чараларын төзек хәлдә тоту, эшкә сәләтлелекне һәм ресурсларын торгызу буенча комплекслы эшләр башкарырга тиеш була.
«Халыкка хәбәр итүнең нәтиҗәле системасы-иминлек һәм гражданнарыбызны яклау системасының мөһим элементы, - дип билгеләп үтте Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов. - Татарстан һәрвакыт мөһим системаларның ышанычлы эшләвен тәэмин итүгә аерым игътибар бирде, һәм әлеге сатып алу әлеге стратегиянең бер өлеше булып тора. Без сатып алу процессларының үзәкләштерелүен һәм үтә күренмәлелеген генә түгел, ә бюджет акчаларын нәтиҗәле куллануны да тәэмин итәбез"»
Контракт шартлары нигезендә, төзексезлекләр ачыкланган очракта подрядчы авария хәлендәге ремонтны 24 сәгать эчендә башларга һәм ватылуларны бетерүне өч тәүлек эчендә тәмамларга тиеш булачак, бу теләсә нинди техник өзеклекләр килеп чыкканда хәбәр итү системасының эшкә сәләтен оператив торгызуны гарантияли.