Марат Зиатдинов: "Зона семинарлары -Татарстанның Сатып алулар системасын үстерүдә мөһим звено"

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

Түбән Камада «База» креатив индустрияләр үзәгендә 2025 елда Дәүләт сатып алуларының актуаль мәсьәләләре буенча йомгаклау зона семинар-киңәшмәләре уңышлы тәмамланды. ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты ТР сатып алуларны үстерү үзәге белән берлектә оештырган чараларга республиканың биш муниципаль районыннан 400гә якын катнашучы җыелды. Ачылышта Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов, ТР Дәүләт заказы буенча агентлык генераль директоры Яков Геллер һәм ТР сатып алуларны үстерү үзәге генераль директоры Нияз Газиев катнашты. "Бүген Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты республиканың барлык дәүләт сатып алулары арбитры булып тора. Безнең уртак уңышыбыз семинарларда катнашучыларның бүген алачак белемнәренә һәм компетенцияләренә бәйле", - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә Радмир Беляев. Семинарда Актаныш, Алабуга, Минзәлә, Мөслим һәм Түбән Кама районнары башкарма комитетлары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр вәкилләре, шулай ук бизнес вәкилләре катнашты. "Зона семинарлары-Татарстанның Сатып алулар системасын үстерүдә мөһим звено. Ике ел эчендә алар республиканың Дәүләт заказы өлкәсендә компетенцияләрне арттыру системасының аерылгысыз өлешенә әверелде. Без барлык муниципаль районнарны колачладык, заказ бирүчеләр белән тәэмин итүчеләр арасында турыдан – туры диалог булдырдык, актуаль мәсьәләләр буенча җанлы фикер алышу өчен мәйданчык булдырдык», - дип ассызыклады Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов. Белем бирү трекларында катнашучылар законнардагы һәм хокук куллану практикасындагы соңгы үзгәрешләр турында актуаль мәгълүмат алдылар, Биржа мәйданчыгы эше белән таныштылар, заказчыларның типик хаталарын ачыкладылар һәм цифрлы контракт мөмкинлекләрен өйрәнделәр. Эшмәкәрлеккә ярдәм итү чараларына аерым игътибар бирелде. «ТР Дәүләт заказы буенча агентлык» АҖ генераль директоры Яков Геллер республика маркетинг үзәге ресурсларын тәкъдим итте, ә ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре Екатерина Конычева һәм Станислав Королев эшмәкәрләргә ярдәм итүнең гамәлдәге республика чаралары турында сөйләделәр. Моңа кадәр зона семинарлары Саба, Буа, Чистай, Әлмәт муниципаль районнарында һәм Чаллы шәһәрендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International