Дәүләт граждан хезмәткәрләрен иминләштерүгә ачык конкурс игълан ителде

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты Дәүләт граждан хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе буенча хезмәт күрсәтүгә электрон формада ачык конкурс игълан итте.

Конкурс документациясенә караганда, хезмәт республиканың 35 министрлыгына һәм ведомствосына күрсәтеләчәк. Иминләштерелгән дәүләт граждан хезмәткәрләренең гомуми саны 5544 кеше тәшкил итәчәк.

Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 3 662 182,47 сум күләмендә билгеләнгән. Башкаручылардан гаризалар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International