Татарстан Дәүләт комитеты 14 млн сумлык дәүләт сатып алулары урнаштырган

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Узган атнада – 1 сентябрьдән 5 сентябрьгә кадәр – Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты 14 млн сумнан артык күләмдә сатып алулар уздыру турында мәгълүмат урнаштырды. Бу хакта бүген ведомствода атналык киңәшмәдә хәбәр иттеләр.

"Безнең бурыч-һәр бюджет сумының максималь нәтиҗәлелеген тәэмин итү. Дәүләт сатып алулары заказ бирүчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндереп кенә калмыйча, җирле җитештерүчеләрне үстерүгә, инновацияләр кертүгә һәм республикада тормыш сыйфатын яхшыртуга да ярдәм итәргә тиеш», – дип билгеләп үтте комитет рәисе Марат Зиатдинов.

Компьютер техникасы, транспорт чаралары, бүләк продукциясе, квалификация күтәрү программалары буенча стажировка оештыру буенча хезмәтләр һәм башка товарлар һәм хезмәтләр сатып алуларның төп предметлары булды.

Түбән Кама районы авыл җирлеге ихтыяҗлары өчен яңа авыл хуҗалыгы техникасын 2,7 млн сумга сатып алачаклар. Ә «Ел инженеры» республика конкурсында җиңгән 55 кеше өчен квалификация күтәрү программалары буенча 7,9 млн сумнан артык стажировка оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International