атарстанның махсус сакланучы табигый территорияләре чикләрен билгеләү өчен мәгълүмат стендлары китерүгә 7,9 млн сумнан артык акча бүлеп бирергә әзерләр. Эшләр республика бюджетыннан финанслана. Электрон аукцион үткәрү турындагы мәгълүматны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты урнаштырды.
242 мәгълүмат стенды әзерләү таләп ителә. Корылманың җирдән гомуми биеклеге 3 метрдан да ким булмаска тиеш, стендның гомуми биеклеге 4 метрдан да ким булмаска тиеш. Билгеләрнең барлык детальләре һәм җыю берәмлекләре саклагыч өслеккә ия булырга тиеш. Яктылыкны кире кайтара торган өслекле билгеләр ясау өчен материаллар билгеләрнең якты һәм караңгы вакытта укылуын тәэмин итә.
Зак заказ бирүче - республиканың биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты. Контрактны үтәү вакыты-2025 ел ахырына кадәр.