Узган атнада – 18 августтан 22 августка кадәр – ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты гомуми суммасы 10,7 млн сумнан артык булган сатып алулар турында мәгълүмат урнаштырды. Бу хакта бүген ведомствода атналык киңәшмәдә хәбәр иттеләр.
Компьютер һәм оргтехника, җиһазлар, күчерүләр, иминиятләштерү, бүләкләү продукциясен әзерләү һәм башка товарлар һәм хезмәтләр сатып алуларның төп предметлары булды.
Мәсәлән, Арча педагогика көллияте 1,5 млн сумлык компьютерлар, ә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 2 млн сумлык туклыклы мохит сатып ала.
"Һәр бюджет сумы акыллы һәм максатчан кулланылырга тиеш. Безнең өчен сатып алуларның максималь үтә күренмәлелеге һәм нәтиҗәлелеге принцибын киләчәктә дә саклау мөһим", - дип ассызыклый комитет рәисе Марат Зиатдинов.