Физкультурачылар көне-сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар, хәрәкәт һәм спорт яратучылар өчен бәйрәм.
Узган ялларда Казанда бәйрәмнең төп мәйданчыгы «УРАМ»экстрим-паркы булды. Биредә урам баскетболы, пляж волейболы буенча турнирлар, гаилә эстафеталары, 25 спорт төре, сайклинг-марафон һәм башкалар оештырылган.
Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре республика спортчылары белән зарядкалауда катнаштылар һәм ГТО нормаларын тапшырдылар.
Республика башкаласындагы спорт вакыйгасы «Татарстанда җәй»проектының бер өлеше булды.