Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ветеринария идарәсе өчен тест-җыелмалар, тест-системалар һәм реагентлар сатып алуга электрон аукционнар уздыру турында хәбәр итте.
Беренче сатып алу сөттә бета-лактама, тетрациклиннар, левомецитин һәм стрептомицин төркемендәге антибиотикларны билгеләү өчен тест-җыелмалар сатып алуны күздә тота. Гомуми бәясе 1,95 млн сум булган 75 җыелма куярга кирәк.
Игълан ителгән икенче сатып алу диагностик тест-системалар һәм реагентлар җыелмасын алуга кагыла – 35 комплект, 9 мең доза. Сатып алуның гомуми суммасы 986 мең сумнан артык тәшкил итәчәк.
Барлык препаратлар да саклау һәм транспортлау таләпләренә туры килергә тиеш: +2°С тан +8°С ка кадәр температурада караңгы урында торырга тиеш.яраклылыкның калдык вакыты — китерелгән вакытка 9 һәм 10 айдан да ким булмаска тиеш.