Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты ноутбуклар, оптик дисклар һәм Радиоэлектрон продукция китерүгә электрон аукционнар үткәрү турында мәгълүмат бастырды.
ТР Юстиция министрлыгы 2 млн сумнан артык компакт-дисклар сатып алырга планлаштыра. Барлыгы 0.68 Гбайт сыйдырышлы 60 мең берәмлек кирәк булачак.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен 5,1 млн сумлык компьютер техникасы кайтару планлаштырылган. 79 ноутбук Казанның Совет районындагы татар телендә белем бирүче 149 нчы лицейга, Казанның Вахитов районындагы 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә, мәгариф үзәгенә — «Притяжение» 57 нче гимназиясенә, шулай ук Бөгелмә районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә җибәреләчәк.
Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты өчен микроскопларның ике төре сатып алыначак. Контрактның башлангыч максималь бәясе-3,3 млн сум.
Башкаручылардан гаризалар 11-13 августка кадәр кабул ителә.