Яңа махсус техниканы Сарман аграр көллияте сатып алачак. Электрон аукцион уздыру турындагы мәгълүматны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты бастырып чыгарды.
Мәгариф учреждениесе гомуми бәясе 20,7 млн сумнан артык булган 3 автосамосвал сатып алачак. Сатып алу «Профессионалитет»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Федераль проект «яшьләр һәм балалар»милли проекты составына керә.
Көллиятнең техник базасын шулай яңарту укыту-җитештерү эшчәнлеген сыйфатлы яхшыртырга һәм авыл хуҗалыгында нәтиҗәле эшләргә әзер заманча белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.