Алкоголь продукциясен җитештерүне, әйләнешен һәм сыйфатын тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе «LADA Vesta»маркалы тугыз җиңел автомобиль сатып алырга планлаштыра. Контрактның башлангыч максималь бәясе 17,2 млн сумнан артык тәшкил итә.
Сатып алу шартлары нигезендә, автомобильләр 2024 елдан да иртәрәк чыгарылырга тиеш түгел. Контрактны 2025 елның декабрь ахырына кадәр үтәргә кирәк. Гарантияле срок-кимендә 36 ай яки 100 мең км юл. Сатып алуны финанслау республика бюджетыннан каралган.
Электрон аукцион уздыру турында рәсми мәгълүмат Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан урнаштырылган.