Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар район хастаханәсе ихтыяҗлары өчен 1,9 млн сумлык хирургия халатлары, бер тапкыр кулланыла торган башлыклар һәм ламинацияләнгән алъяпкычлар сатып алыначак. Процедураларны үткәрү турындагы мәгълүматны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты бастырып чыгарды.
Сатып алына торган әйберләр саны 36 300 берәмлек тәшкил итә. Сатып алулар оешманың үз акчалары хисабына башкарыла.
Моннан тыш, 13 дәүләт учреждениесе өчен 1,3 млн сумлык көнкүреш техникасы сатып алу планлаштырылган. 46 көнкүреш суыткычы һәм кер юу машинасы сатып алыначак.
Башкаручылардан гаризалар кабул итү 2025 елның 18 июленә кадәр дәвам итә.