"Татарстан Республикасы ныклы гаилә традицияләре белән дан тота, алар буыннан-буынга, өлкәннәрдән яшьләргә ярату һәм хөрмәт белән тапшырыла. Нәкъ менә гаиләдә туган җиргә мәхәббәт һәм патриотлык хисе тәрбияләнә, Милли үзенчәлек һәм мәдәният саклана», — дип билгеләп үтә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Бездә дистәләгән мең гүзәл һәм тату гаилә яши. Аларның һәркайсы - Татарстанның горурлыгы һәм казанышы! Күпмилләтле республикабыз халкын ихлас күңелдән искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз!
Йортларыгыз җылылык, үзара аңлашу һәм шатлык белән тулсын, ә гаилә кыйммәтләре һәр татарстанлының хәзинәсе булып калсын. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!