Татарстан учреждениеләре 3,6 млн сумлык компьютерлар сатып алачак

2025 елның 4 июле, җомга

Компьютер техникасы белән тәэмин итүгә электрон аукцион үткәрү турындагы мәгълүмат бердәм мәгълүмат системасы сайтында бастырылган. Урнаштыруны гамәлгә ашыручы оешма — ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты.
 
Республиканың 10 учреждениесе һәм ведомствосы өчен гомуми бәясе 3,6 млн сумнан артык булган ике төрдәге 50 ноутбук сатып алырга кирәк. Экранның диагонале 15,6 дюймнан да ким түгел. 
 
Тәэмин итүчеләрдән гаризалар 11 июльгә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International