Сарман аграр көллиятенең авыл хуҗалыгы техникасы паркы өч яңа берәмлек белән тулыланачак. Электрон аукцион үткәрү турындагы мәгълүматны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты урнаштырды.
Татарстанның агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләүче мәгариф учреждениесе матди-техник базасын яңартачак һәм «Беларус-1523.3» һәм «Беларус 320.4 М»маркалы заманча тракторлар сатып алачак. Контрактның башлангыч максималь бәясе - 13,7 млн сум. Сатып алу «Профессионалитет» федераль проектын «яшьләр һәм балалар»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Бу булачак белгечләргә хезмәт базарында кирәкле уникаль белем һәм тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирәчәк.
"Көллиятне заманча җиһазлар белән тәэмин итү уку йортының матди базасын яңартуның мөһим этабы булып тора. Әлеге сатып алу милли проектны гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла, бу аның мөһимлеген ассызыклый. Без мондый процедураларның үтә күренмәлелегенең югары дәрәҗәсен һәм бүлеп бирелгән бюджет акчаларын рациональ файдалануны тәэмин итәбез", - дип шәрехләде Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.
Сарман аграр көллияте «Авыл хуҗалыгы»тармагы өчен мәгариф-җитештерү кластеры үзәгенә әверелде. Көллият РФ Мәгариф министрлыгының 100 миллион сум күләмендә грантын алган.