Алексей Лавров финанс министры урынбасары урыныннан китте

2025 елның 1 июле, сишәмбе

Россия Финанс министры урынбасары Алексей Лавровны вазифасыннан азат итү турындагы боерыкны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады. Тиешле документ дүшәмбе, 30 июньдә бастырылды.

«Лавров Алексей Михайловичны пенсиягә чыгу сәбәпле финанс министры урынбасары вазыйфасыннан азат итәргә", – диелә Мишустин кул куйган документта.

Алексей Лавров әлеге вазыйфаны 2011 елдан бирле биләгән. Ул шулай ук география фәннәре кандидаты, профессор, Югары икътисад мәктәбенең дәүләт һәм муниципаль идарә факультетының дәүләт секторында финанс менеджменты кафедрасы мөдире булып тора. Россия Федерациясенең 1 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе.

Лавров җитәкчелегендә Финанс министрлыгы контракт системасын масштаблы оптимальләштерүне тәкъдим итте — процедураларны гадиләштерү, тулы электрон документ әйләнешенә күчү, процессларны стандартлаштыру. 44-ФЗга берничә төзәтмә пакеты кабул ителде, шул исәптән импортны алмаштыруга һәм кече сатып алуларга кагылышлы.

2024 елда Лавров реформаның төп максатлары үтәлгән, ә система бары тик нокталы төзекләндерүне генә таләп итә, дип белдерде. Хәл ителмәгән бурычлар арасында ул кече күләмдәге сатып алуларны цифрлаштыруны төгәлләүне һәм үзебезнең ил тәэмин итүчеләренә ярдәм механизмнарын эшләп бетерүне атады.

2025 ел башыннан импортны алмаштыруны тирәнәйтүгә һәм кече сатып алулар сегментын үзгәртеп коруга юнәлдерелгән үзгәрешләр үз көченә керде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International