Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты транспорт чараларын кайтаруга электрон аукцион үткәрү турында мәгълүмат урнаштырды. Заказ бирүче булып ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты тора, ул гомуми суммасы 6,7 млн сумга 15 «Буран Лидер АЕ» кар машинасы сатып алырга планлаштыра. Бер кар машинасының бәясе 448 333 сум тәшкил итәчәк.
Транспорт чаралары 2024 елдан да өлкәнрәк булмаска һәм гарантия срогы 36 айдан да ким булмаска тиеш. Сатып алуны финанслау Татарстан Республикасы бюджетыннан гамәлгә ашырылачак.
"Кар машиналарын сатып алу — Биологик ресурслар комитетының нәтиҗәле эшен тәэмин итү өчен стратегик яктан мөһим карар. Кар машиналары кышкы чорда чакыруларга оператив җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк, ә электрон аукцион сатып алуның үтә күренмәлелеген һәм икътисади нәтиҗәлелеген гарантияли", - дип билгеләп үтте ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаветдинов.
Башкаручылардан гаризалар 20 июньгә кадәр кабул ителә. Электрон аукционга йомгак 24 июньдә ясалачак.