Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Казандагы Укыту-методика үзәгендә Дәүләт сатып алулары, хакимият органнары эшчәнлеге, конкуренцияне үстерү һәм реклама базарын контрольдә тоту өлкәсендә монополиягә каршы хезмәтнең хокук куллану практикасы турында гавами фикер алышулар булды. Чарага Татарстанның республика һәм муниципаль хакимият органнары, төбәк прокуратурасы вәкилләре, төбәк базарының эре уенчылары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм сатып алулар өлкәсе белгечләре җыелды.
Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты вәкилләре сатып алу эшчәнлеген җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алышуга актив кушылдылар. Чарага дистанцион рәвештә Вконтакте социаль челтәрендәге ведомствоның рәсми төркеме аша кушылырга мөмкин иде.
Фикер алышуда дәүләт һәм муниципаль сатып алулар, хакимият органнары контроле, Конкуренцияне яклау һәм табигый монополияләр базарларын җайга салу өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыруның актуаль темалары каралды. Катнашучылар белгечләргә кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге алдылар, аларга чара йомгаклары буенча аңлатмалар бирелде.