28 майга кадәр Дәүләт теркәү билгеләрен әзерләү буенча хезмәт күрсәтүгә электрон аукционда катнашу өчен заявкалар кабул ителә.
Заказ бирүче - Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе өчен 3 типтагы транспорт чарасының 4730 берәмлек Дәүләт теркәү тамгасы ясарга кирәк. Моның өчен 1 455 279 мең сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
Теркәү билгеләре ГОСТ Р 50577-2018 гостына туры килергә тиеш. Алюминий эретмәсеннән яктылыкны кире кайтара торган өслекле штамплау ысулы белән эшләнгән. Габаритлары-киңлеге 288 мм, биеклеге 206 мм.
Тендерны сатып алулар буенча Татарстан Дәүләт комитеты урнаштырды.