Узган атнада сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты тарафыннан 45 млн сумнан артык бәягә сатып алулар үткәрелгән. Ведомство җитәкчесе Марат Зиатдинов атналык утырышта хәбәр иткәнчә, гомуми бәясе 42 миллион сумга якын булган «Газель NEXT A31R22» маркалы автомобильләр сатып алынган. Автомобильләрне Яңа Чишмә, Чирмешән, Алабуга, Чистай, Түбән Кама районнары һәм Казан шәһәренең социаль өлкә учреждениеләренә җибәрәчәкләр.
Моннан тыш, «җәмәгать судьялары»программа комплексын модернизацияләү буенча хезмәтләр күрсәтүгә контракт төзелде. Шартнамә суммасы якынча 3,2 млн сум тәшкил итә. 232 меңнән артык суммага вакытлы матбугат басмаларына язылу һәм аларны илтеп җиткерү буенча хезмәтләр күрсәтү таләп ителәчәк.
Марат Зиатдинов сату-алу нәтиҗәләре буенча шикаятьләргә игътибарны юнәлтте, аларның күбесе нигезсез дип таныла.
"Материалларны алга таба да җентекләп анализларга һәм кабул ителә торган карарларның дәлилле нигезләмәләрен төзергә кирәк. Бары тик катгый контроль һәм билгеләнгән кагыйдәләрне үтәү генә сатып алуларның гадел һәм үтә күренмәле процедураларын тәэмин итә ала», - дип нәтиҗә ясады ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе.