Россиядә дәүләт компанияләренең 223-ФЗ буенча кече һәм урта бизнестан сатып алулар күләме 2025 елның беренче кварталында 1,8 трлн сумнан артып киткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14% ка күбрәк. Бу хакта кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе нәтиҗәләре буенча билгеле булды.
2025 елның I кварталында Татарстанда дәүләт компанияләренең кече һәм урта бизнестан сатып алулар күләме 172,52 млрд сумга кадәр артты.республика дәүләт сатып алулары күләме буенча Россия төбәкләре арасында Санкт-Петербургны (170,59 млрд сум) узып, 2 нче урынга күтәрелде. Беренче урында-Мәскәү (511,81 млрд.сум).
"Татарстанда сатып алуларның кискен үсеше кече һәм урта бизнесны үстерү өчен уңай шартлар тудыруда лидерлыкны ассызыклый. Бу төбәкнең икътисадый үсешенә ярдәм итеп кенә калмый, ә дәүләт структуралары белән хосусый сектор арасындагы ышанычны да ныгыта», - дип ассызыклады сатып алулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.
Татарстан Хөкүмәтенең җирле җитештерүчеләрдән товарларны өстенлекле сатып алу буенча максатчан эше дә үз нәтиҗәләрен күрсәтә.