2,5 ай эчендә Татарстанның муниципаль заказчылары сатып алулар нәтиҗәләре буенча ярты миллиард сумга якын акчаны янга калдырган

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

2025 елда Татарстанда төзелгән контрактлар буенча Экономия 698 млн сум тәшкил иткән. Мондый мәгълүматларны республиканың Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында узган киңәшмәдә әйттеләр.

Муниципаль заказчылар 476 млн сумнан артык бюджет акчаларын янга калдырган, төбәк заказчылары — 222 млн сум.

2025 ел башыннан барлыгы 26,3 млрд сумлык белдерүләр бастырылган, 18 млрд сумнан артык контрактлар төзелгән.

"Тәэмин итүчеләр тәкъдимнәре нигезендә башлангыч максималь бәянең кимүе контрактлар төзегәндә экономиягә ирешергә мөмкинлек бирде. Заказ бирүчеләр кирәкле товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып ала, бюджет акчаларын янга калдыра, сатып алуларны озаграк перспективада планлаштыра», - дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе Марат Зиатдинов.

Киңәшмә барышында шулай ук контракт системасы турындагы законнардагы кайбер үзгәрешләр турында искә төшерделәр.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International