12 мартка кадәр Дәүләт теркәү билгеләрен әзерләү буенча хезмәт күрсәтүгә электрон аукционда катнашу өчен заявкалар кабул ителә. Заказ бирүче - ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе өчен 3 һәм 4А тибындагы транспорт чарасының 3113 берәмлек Дәүләт теркәү тамгасы ясарга кирәк. моның өчен 965 мең сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
Теркәү билгеләре ГОСТ Р 50577-2018 гостына туры килергә тиеш. Алюминий эретмәсеннән яктылыкны кире кайтара торган өслекле штамплау ысулы белән эшләнгән.
Тендерны сатып алулар буенча Татарстан Дәүләт комитеты урнаштырды.