Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты бүген, 31 гыйнварда, 2024 елга йомгак ясаячак һәм 2025 елга планнарны коллегия утырышында билгеләячәк.
Йомгаклау киңәшмәсе эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры урынбасары Сергей Пипуныров, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры Яков Геллер һәм «Татарстан Республикасы сатып алуларын үстерү үзәге» АҖ генераль директоры Нияз Газеев катнашачак.
ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов төп доклад белән чыгыш ясаячак. Киңәйтелгән киңәшмә барышында республика заказчыларын нәтиҗәлелек рейтингы нәтиҗәләре буенча бүләкләү булачак.