Татарстанда мәгълүмат пункты эшенә һәм туризм өлкәсендә волонтерлар эшенә ярдәм итүгә 8,3 млн сум юнәлдереләчәк

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә хезмәт күрсәтүгә 2 тендер урнаштырды. Заказ бирүче булып ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты тора.

Туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә волонтерлар эшенә ярдәм күрсәтүгә, шулай ук кунакларга хезмәт күрсәтү нигезләре буенча туристлык волонтерларын әзерләүне оештыруга 2025 елда 3,5 млн сум юнәлтергә әзерләр. Башкаручы ел дәвамында туризм өлкәсендә волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә ярдәм итү буенча чаралар уздырачак, «Кунакчыл Казан» проектын гамәлгә ашырачак, шулай ук профильле белем бирү сменасын оештырачак.

Икенче тендер буенча-Казан территориясендә туристлык-мәгълүмат пункты эшчәнлеген тәэмин итүгә һәм 2025 елда Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында мәгълүмат-белешмә стоеклары эшләүгә — 4,8 млн сум юнәлтергә әзерләр.

Техник бирем буенча, башкаручы Казан аэропортын өч мәгълүмат-белешмә стойкасы белән тәэмин итәргә тиеш. Моннан тыш, башкаручы Казанның Бауман урамындагы туристлык-мәгълүмат пункты һәм Татарстан Республикасы территориясендәге М-12 трассасындагы күпфункцияле зоналардагы мәгълүмат-белешмә стойкалары эшен тәэмин итәргә тиеш.

"Сатып алулар электрон аукцион форматында үткәрелә. Аларны үтәү өчен акча республика бюджетында каралган. Башкару вакыты - 2025 елның 31 декабренә кадәр», - дип шәрехләде ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаветдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International