Россия Президенты Владимир Путин 2025 елда Ватанны саклаучылар елын уздыру турындагы указга кул куйды. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында пәйда булды.
Шул ук указ белән дәүләт башлыгы оештыру комитетын формалаштырырга кушты һәм аның җитәкчесен билгеләде — ул Президент администрациясе башлыгы Антон Вайно булды. Моннан тыш, тематик чаралар үткәрү буенча Дирекция төзеләчәк һәм аларның планы эшләнәчәк, шул исәптән финанслау өлешендә дә.
Регионнар җитәкчелегенә Ватанны саклаучылар елы кысаларында кирәкле чаралар үткәрергә тәкъдим ителә.