17 декабрьдә-Буада зона семинары

2024 елның 13 декабре, җомга

2024 елның 17 декабрендә Буада Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ белән берлектә муниципаль заказчылар һәм тәэмин итүчеләр өчен зона семинары үткәрәчәк. Муниципалитетлар вәкилләрен 44нче Федераль законны бозмаска һәм барысын да кагыйдәләр буенча сатып алырга өйрәтәчәкләр. Бу инде ведомство муниципаль районнарга барып үткәрә торган икенче белем бирү чарасы.

Анда районнарның башкарма комитетлары, муниципаль учреждениеләр вәкилләре, ТРның 9 муниципаль берәмлегеннән — Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Спас һәм Тәтеш районнарыннан бизнес вәкилләре катнашачак.

ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитетының һәм ТР сатып алуларны үстерү үзәгенең әйдәп баручы экспертларыннан тыш, спикерлар сыйфатында чакырылган кунаклар да чыгыш ясаячак. Республика маркетинг үзәге ресурсларын «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры Яков Геллер күрсәтәчәк. Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм чаралары турында ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре сөйләячәк.

Заказчылар өчен Семинар Буаның мәдәни үсеш үзәгендә (Космовский ур., 91 й.) узачак. Катнашуга сылтама: https://zakupki.tatar/se minars/zonalnoe-soveshhanie-dlya-zakazchikov-goszakupki-izmeneniya-i-praktika-primeneniya-44-fz/

Семинарны тәэмин итүчеләр өчен уздыру урыны – Буаның 1 нче санлы балалар сәнгать мәктәбе (Р.Люксембург ур., 142 й.). Теркәлү сылтама буенча мөмкин https://zakupki.tatar/seminars/zonalnoe-soveshhanie-dlya-postavshhikov-effektivnoe-uchastie-v-zakupkah/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International