Белешмә-хокукый системалар хезмәте күрсәтү, машина йөртү, компьютер техникасы белән тәэмин итү

2024 елның 13 декабре, җомга

Дәүләт һәм муниципаль заказчылар 2025 елга контрактлар төзүне дәвам итәләр. Атна башыннан алып ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты Бердәм мәгълүмат системасында 50 млн сумнан артык суммага 17 сатып алу урнаштырган.

2025 елда белешмә-хокукый системалардан файдалану буенча хезмәтләр күрсәтүгә сатып алулар атна дәвамында өч ведомство өчен 900 мең сумнан артык күләмдә урнаштырылган.

Машина йөртү хезмәте күрсәтү, транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү, диагностика, автомобильгә техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт буенча хезмәтләр киләсе елда өч оешмага 3,7 млн сумга төшәчәк.

Җиһазларга, компьютер челтәренә, программа белән тәэмин итүгә һәм телефониягә комплекслы техник хезмәт күрсәтүгә, шулай ук компьютер техникасы сатып алуга 1,3 млн сум юнәлдереләчәк.

Транспорт чаралары — Саба районы авыл җирлеге өчен фронталь төягеч һәм ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе өчен 12 җиңел автомобиль сатып алуга 29,3 млн сум тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International