ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 12 «LADA Vesta» җиңел автомобилен сатып алачак. Электрон аукционда катнашу өчен гаризалар кабул итү турындагы мәгълүматны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты бастырып чыгарды. Инспекция автотранспорт чараларына 23,3 млн сум тотарга әзер.
Автомобильләр двигатель күләме 106 ат көченнән ким булмаган 2024 елда чыгарылырга тиеш. Алар төрле мультимедиа җиһазлары һәм ашыгыч хәбәр итү системасы белән җиһазландырылырга тиеш. Бер автоның бәясе 1 946 752 сум тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр файдаланырга тәкъдим ителгән җиңел автомобильләр исемлеген яңартты. Хәзер инде булган исемлеккә сатып алулар өчен мөмкин булачак яңа модельләр өстәлде. Бүгенге көндә исемлектә 14 бренд һәм 40 тан артык автомобиль моделе бар.