ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2025 елга кадәр Россия территориясендә һәм чит илләрдә 100 дән артык чара һәм 10 күргәзмә үткәрәчәк

2024 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия территориясендә һәм чит илләрдә 100дән артык чара һәм 10 күргәзмә уздырырга планлаштыра. Бу хакта ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан Бердәм мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган мәгълүмат сөйли.

Чараларны оештыру һәм үткәрү буенча хезмәтләр 2025 елның августына кадәр күрсәтелергә тиеш. Республика бюджетыннан бу максатларга 30 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Чаралар Россия территориясендә дә, якын һәм ерак чит илләрдә дә узачак.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы барлыгы:

Ике көннән дә ким булмаган 10 күргәзмә

301-500 кешегә кимендә өч көнлек 3 чара

101-300 кешегә кимендә өч көнлек 10 чара

51-100 кешегә кимендә ике көнлек 20 чара

21-50 кешегә кимендә ике көнлек 30 чара

2-20 кешегә кимендә ике көнлек 40 чара

Башкаручы аларның тематикасына туры китереп чаралар программасын эшләргә, техник җиһазлау һәм реклама белән тәэмин итәргә, кунаклар өчен яшәү, туклану һәм экскурсияләр оештырырга тиеш.

Электрон аукционда катнашуга гаризалар 2024 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителә.

 

Фото mpt.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International