ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты муниципаль районнар вәкилләре белән зона очрашулары сериясен башлап җибәрде

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Бүген Байлар Сабасында сатып алулар өлкәсендә контракт системасы буенча зона практик семинарларына старт бирелде. Белем бирү чаралары ике мәйданчыкта — Саба районының Башкарма комитетында һәм район мәдәният йортында узды. Моннан тыш, актуаль мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү оештырылды. 

Семинарларда 250дән артык кеше катнашты — болар башкарма комитетлар һәм муниципаль учреждениеләр вәкилләре, шулай ук Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары эшкуарлары. Оештыручы булып Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты «Сатып алуларны үстерү үзәге»АҖ белән берлектә чыгыш ясады.

Чарада ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов, «ТР Дәүләт заказы буенча агентлык» АҖ генераль директоры Яков Геллер һәм ТР Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов катнашты.  

"Татарстан Республикасы өчен Дәүләт заказы, теләсә кайсы башка регион өчен кебек үк, бик мөһим, чөнки бу процедураларның никадәр тиз һәм нәтиҗәле узуына барлык тармакларның – төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, медицина һәм башкаларның үсеше бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә белгечләрнең грамоталылыгы, профессиональлеге, аларның закон белән эшли белүе бу эшнең уңышының нигезе булып тора. Татарстанда контракт системасын көйләүче буларак, без даими рәвештә кулыбызны пульста тотабыз. Безнең өчен заказ бирүчеләрнең һәм тәэмин итүчеләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү һәм аларга ярдәм итү бик мөһим. 

Нәкъ менә шуның өчен урыннарда практик семинарлар сериясен башлап җибәрдек", - дип мөрәҗәгать итте семинарда катнашучыларга Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.

Заказчылар өчен үткәрелгән семинарда катнашучылар сатып алулар өлкәсендәге актуаль үзгәрешләр турында фикер алыштылар, сатып алулар өлкәсендә ТР электрон документлар әйләнеше системасындагы эшне өйрәнделәр, сатып алу объектын тасвирлаганда һәм товарларның детальләштерелгән исемлеге буенча гаризалар формалаштырганда типик хаталарны тикшерделәр, 44-ФЗ буенча дәгъвалы эш мисалларын, шулай ук 2025 елда милли режимны куллану мәсьәләләрен тикшерделәр. 

Тәэмин итүчеләргә белем бирү чарасы кысаларында конкурентлы сатып алуларда катнашучыларның типик хаталарын күрсәттеләр, сатып алуларда катнашучыларга карата бердәм һәм өстәмә таләпләр, контрактлар буенча штрафлар һәм пенялар турында сөйләделәр, Республика маркетинг үзәге ресурсларын күрсәттеләр һәм Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирделәр. 

Семинарлар азагында экспертлар катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Барлык тыңлаучыларга уку нәтиҗәләре буенча укулар узу турында сертификатлар җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International