«Профессионалитет» федераль проектын «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Азнакай политехник техникумы 5,2 млн.сумлык «ГАЗ-САЗ 2507» автосамосвалын сатып алачак. Электрон аукцион уздыру турындагы мәгълүматны ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты бастырып чыгарды.
"Дәүләт сатып алулары-өстенлекле милли проектларның максатларын уңышлы гамәлгә ашыруның төп факторларының берсе. Шунысы мөһим: һәр проект илдә социаль-икътисадый вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән, ахыр чиктә бу халыкның тормышын яхшыртуга китерә. «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда көллиятләр, техникумнар һәм төп тармак компанияләре катнашында мәгариф-җитештерү кластерлары төзелә. Безнең комитет тарафыннан проект кысаларында Урта һөнәри белем бирү оешмалары өчен 20дән артык үзәкләштерелгән сатып алу үткәрелгән иде", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.
Автомобиль уку максатларында кулланылачак. Учреждение базасында Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кирәкле белгечләр әзерлиләр. Быел «Профессионалитет» проекты буенча техникум өчен тракторлар һәм кран-манипуляторлы йөк автомобиле сатып алынды инде.
Исегезгә төшерәбез, «Профессионалитет» федераль проекты 2030 елга кадәр Россия Федерациясен социаль-икътисадый үстерү өлкәсендәге инициативаларның берсе булды.