Казанда дәүләт һәм муниципаль заказчылар өчен укыту семинары оештырылды

2024 елның 6 сентябре, җомга

Татарстанның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты республиканың сатып алуларны үстерү үзәге белән берлектә дәүләт һәм муниципаль заказчылар өчен «Дәүләт сатып алулары-2024: мөһим һәм актуаль»темасына семинар - киңәшмә уздырды. Семинарда 250дән артык заказчы, республика башкарма хакимият органнары, шулай ук ведомство буйсынуындагы учреждениеләр вәкилләре — онлайн һәм офлайн форматта катнашты.

"Дәүләт комитеты мондый семинарларны даими нигездә Татарстан Республикасы заказчылары һәрвакытта да эшнең соңгы үзгәрешләре һәм техник аспектлары турында хәбәрдар булсыннар, кирәкле белем һәм күнекмәләр алсыннар өчен үткәрә. Сатып алу эшчәнлегенең төп принципларын үтәү, сатып алуларның ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү һәм, әлбәттә инде, заказчыларның һөнәри осталыгын арттыру бик мөһим, шуның өчен белем бирү чарасы оештырылды да», - дип ассызыклады ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаветдинов.

Семинар барышында ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты вәкилләре законнардагы төп үзгәрешләр турында сөйләделәр, сатып алу объектын структуралаштырылган тасвирлау һәм хокук куллану практикасы мәсьәләләрен мисаллар белән аңлаттылар, шулай ук дәгъва-дәгъва эшенең төп аспектлары белән уртаклаштылар. Катнашучылар барлыкка килә торган проблемалар һәм типик хаталар турында фикер алыштылар, алар белән заказчылар бердәм мәгълүмат системасында сатып алулар башкарганда очраша.

Дәүләт комитетының киләсе белем бирү чарасы инде 10 сентябрьдә узачак. Ул товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрнең сатып алуларда нәтиҗәле катнашуына багышланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International