Бу хакта бүген ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында атналык киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Аны ведомство рәисе Марат Зиатдинов үткәрде.
19 августтан 23 августка кадәр Дәүләт комитеты тарафыннан сатып алуларның барлык төрләре — аукционнар, конкурслар, котировкалар запрослары үткәрелде. Катнашучылардан барлыгы 59 гариза булган.
ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге өчен ике сатып алу буенча тәэмин итүчеләр билгеләнде. Оешма тарафыннан «Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый хәле турында җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү» һәм «халыкның социаль өлкәдәге хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгатьлеген бәяләү буенча социологик тикшеренү»темаларына фәнни тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла.
Социаль-икътисадый хәлне тикшерү ярдәмендә татарстанлылар арасында иң зур борчу тудыра торган җәмгыятьтәге социаль проблемаларны ачыкларга һәм аларның социаль хәлен — матди хәлгә, сәламәтлеккә бәя дәрәҗәсен, соңгы елда тормыш үзгәрешләрен, килеп туган хәлгә бәя бирүне һәм киләчәккә фаразларны анализларга ниятлиләр. Бурычларга шулай ук халыкның социаль өлкә хезмәтләре сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләү, халыкны эшкә урнаштыруга бәйле проблемаларны һәм эшсезлек дәрәҗәсенең түбән булуына бәйле проблемаларны ачыклау, халыкның хезмәт хакы дәрәҗәсен бәяләү, социаль-демографик һәм кулланучылар характеристикаларын өйрәнү, халыкның хакимият органнарына мөнәсәбәтен, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсендәге төп проблемаларны ачыклау керә.
Тикшерүне Татарстанның балигъ булган кешеләреннән индивидуаль стандартлаштырылган интервью рәвешендә сайлап сораштыру ысулы белән үткәрәчәкләр. Ул Казанда, Чаллыда һәм республиканың 16 районында ким дигәндә 2,3 мең кешегә кагылачак. Ике сатып алу буенча эшләр башкаруга гомумән алганда 1 250 000 сум юнәлдереләчәк. Конкурсларда Омск һәм Татарстан Республикасы Оешмалары җиңде.
"Әгәр компанияләр намуслы эшли һәм сатуларда үзара намуслы көндәшлек итә икән, бюджет акчаларын экономияләү ике тапкырга артырга мөмкин. ЦЭСИ сатып алулары буенча без моны ачык күрәбез. Башлангыч бәягә карата контракт бәясе ике тапкырга диярлек кимеде", - дип шәрехләде сатып алулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.
Сатып алуларны үстерү үзәге заказчылар өчен дә, шулай ук тәэмин итүчеләр өчен дә курслар һәм семинарлар әзерли. Белем бирү чаралары бу елның сентябрендә узачак.