Азнакай районының өч авыл җирлеге өчен яңа тракторлар сатып алачаклар

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Республиканың Азнакай муниципаль районының Агерҗе, Әсәй һәм Сукаеш авыл җирлекләренә Беларус 82.1 тракторлары сатып алачаклар. Алар 2024 елда авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча «ТР Муниципаль берәмлекләре советы»ассоциациясе тарафыннан үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләр булдылар. Махсус техника сатып алуга тендер республиканың Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан үткәрелде.

Контракт суммасы 6 299 125 сум тәшкил иткән. Сатып алу объектының тасвирламасына караганда, тракторлар, аларны асылмалы, тагылмалы һәм ярымприцеплы агрегатлар һәм җайланмалар белән авыл хуҗалыгы һәм коммуналь эшләрдә куллануны тәэмин итү өчен, двигатель куәте кимендә 59 кВт булган, 2023 елдан да иртәрәк чыгарылмаган булырга тиеш. Төрле һава шартларында файдалану өчен каралган.

"Республикабыз рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ел саен авыл җирлекләренә тракторлар сатып алу өчен акча бүлеп бирелә. Территорияләрне төзекләндерү өчен мондый техника алыштыргысыз. Бу бик мөһим һәм сизелерлек ярдәм", - дип шәрехләде Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зиатдинов.

Быел июль аенда Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Чүпрәле, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Сарман һәм Чирмешән муниципаль районнары авыл җирлекләре өчен дә тракторлар сатып алынды.

Фото — freepik.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International