Физкультурачылар көнендә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырды

2024 елның 10 августы, шимбә

Татарстанның Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре гаиләләре белән бергә «УРАМ» экстрим-паркында Физкультурачылар көненә багышланган зур спорт бәйрәмендә катнаштылар. Чарада «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырдылар.

Сынаулар үз эченә тартылу, отжимание, басып торган килеш алга авышу, озынлыкка сикерү һәм яткан килеш гәүдәне күтәрүне ала. 

"Нормативларны тапшыруга бөтен җитдилек белән карадылар - атнага берничә тапкыр күнегүләр ясадык, үз нәтиҗәләре белән бер-берсен мотивлаштырдык. Һава шартларына карамастан, чараны оештыру бик югары дәрәҗәдә булды. Барлык сынауларны уңышлы узу горурлык һәм үз көчемә ышаныч хисе уята - миндә һәм минем хезмәттәшләремдә. Спорт безнең тормышта мөһим урын алып тора. Без сәламәтлекне ныгытып кына калмыйбыз, һөнәри эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген дә күтәрәбез», - дип шәрехләде үзәкләштерелгән сатып алулар бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Юлия Иванова. 

Чара үзеңнең физик мөмкинлекләреңне тикшереп кенә калмыйча, күңел күтәренкелеге, уңай хис-кичерешләр һәм спорт рухы алу өчен дә менә дигән мөмкинлек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International