Татарстан нефть-газ химиясе форумын оештыру буенча хезмәт күрсәтүгә 7,6 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде

2024 елның 9 августы, җомга

26 августтан 28 августка кадәр «Казан-Экспо» күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган 2024 елгы Татарстан нефть-газ химиясе форумы узачак. Аны оештыру һәм үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтүгә 7,6 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән. Тиешле тендерны Татарстан Сатып алулар буенча Дәүләт Комитеты үткәрде. Заказ бирүче-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

Техник бирем буенча, башкаручы форумны үткәрү өчен биналар бирү, чарада катнашучыларны озата бару, конкурста җиңүчеләрне техник тәэмин итү һәм бүләкләү буенча хезмәт күрсәтәчәк. Янгынга каршы таләпләрне, техника куркынычсызлыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау чараларын үтәүне тәэмин итәчәк. Күрсәтелә торган хезмәтләр норматив-хокукый актлар таләпләренә туры килергә тиеш булачак. Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Искәндәр Баһаутдтинов ачыклык керткәнчә, заказчы өчен заказны формалаштыру буенча төп процедура булып торглар уздыру өчен техник бирем төзү тора.

"Ахыргы нәтиҗә һөнәри төзелгән техник биремгә бәйле. Заказ бирүченең һәм бурычларны үтәүченең төгәл аңлавы-чараны уңышлы уздыруның нигезе ул", - дип ачыклык кертте ул.

Быел нефть-газ химиясе форумы программасында-пленар утырыш, фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, панель дискуссияләр, күргәзмә экспозицияләре, тәэмин итүчеләр көннәре, махсус чаралар, эшлекле һәм мәдәни программалар. Гадәттәгечә оештыручылар булып республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Казан Экспо»АКО тора. Чаралар Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә уздырыла.

Фото tatoilexpo.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International