Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты «РОСТ» Ассоциациясе сертификаты белән бүләкләнде

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча төбәктә сатып алуларны үзәкләштерү өлешендә бердәм сәясәт төзү буенча актив эш өчен «РОСТ» Ассоциациясе сертификаты белән бүләкләнде.

Искәндәр Гыймади улы 2022 елдан дәүләт, муниципаль һәм корпоратив сатулар өлкәсендә оешмалар һәм белгечләр Ассоциациясе әгъзасы булып тора.

Дәүләт комитеты Сатып алулар өлкәсендә Россия законнары таләпләрен сыйфатлы үтәүне тәэмин итүгә, сатып алу процессларының нәтиҗәлелеген арттыруга һәм акчаларны нәтиҗәсез куллану куркынычларын киметүгә юнәлдерелгән сатып алуларны үзәкләштерү буенча эш алып бара. 2023 елда Дәүләт комитеты республика ихтыяҗлары өчен 7 млрд.сумга якын 937 үзәкләштерелгән сатып алу үткәргән, бюджет акчаларының 7,3 проценты экономияләнгән.

«РОСТ» Ассоциациясеннән шундый югары бәя алу Дәүләт комитеты эшчәнлеген тану һәм аның профессиональлеген һәм компетентлыгын раслау булып тора. Бу сертификат шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт сатып алулары системасын үстерүгә һәм аукционнар үткәрү процессларын камилләштерүгә дөрес юлда булуын раслый», - дип билгеләп үтте Искәндәр Баһаутдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International