Татарстан Республикасы Федераль казначылыкның пилот проектында катнаша

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Федераль казначылык 44-ФЗ номерлы Закон нигезендә сатып алу объектының характеристикаларын структуралаштырылган рәвештә күрсәтү һәм илнең берничә төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан заказчылар һәм вәкаләтле органнар актив катнашында мондый хәбәрләр буенча структуралаштырылган гариза бирү буенча пилот проектын үткәрә.

Татарстан Республикасыннан 2023 елның 24 июленнән Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасының Дәүләт заказы буенча агентлыгы»АҖ пилот проектында турыдан-туры катнаша.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сатып алу объектының структуралы тасвирламасы – цифрлы контрактка юлның бер этабы, ул 2023 елның 1 октябреннән мәҗбүри була.
Пилот проектының төп этаплары:
- пилот оешмалары тарафыннан сатып алу объектының характеристикаларын структуралаштырылган рәвештә күрсәтеп, хәбәрләр урнаштыру;
- сатып алуда катнашучылар тарафыннан электрон мәйданчыкларда пилот оешмаларын сатып алуда катнашуга структуралы гариза бирү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International