20.07.2023 Дәүләт Думасы өченче (ахыры) укылышта цифрлы товар базарларында монополистик эшчәнлек күренешләре белән бәйле бозулар өчен административ җаваплылыкны төгәлләүче закон проектын кабул итте.
Закон проектына ярашлы рәвештә, мондый хокук бозуларны башкару максатларында электрон исәпләү машиналары өчен автомат режимда (кеше катнашмыйча) мондый килешүне үтәүгә юнәлдерелгән карарлар кабул итүне (гамәлләр кылуны) гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүче программаны куллану административ җәза билгеләгәндә авырлаштыручы шарт булып таныла.
Моннан тыш, закон проектында монополиягә каршы орган күрсәтмәсен кабат үтәмәгән өчен түбәндәге җаваплылык чаралары билгеләнгән:
- вазифаи затларны бер елдан өч елга кадәр дисквалификацияләү;
- административ хокук бозу кылган өчен элек салынган административ штраф суммасының ике тапкыр күләмендә юридик затларга административ штраф салу.
«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 160278-8 номерлы закон проекты тексты һәм аның материаллары белән Дәүләт Думасының рәсми сайтында танышырга мөмкин.