Төзелеш контрактларының типовой шартлары расланды

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте 44 нче Федераль законның 34 нче маддәсенең 11 нче өлешенә ярашлы рәвештә төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт, капиталь төзелеш объектын сүтү буенча эшләрне башкаруга контрактларның типовой шартларын раслады.

Документка түбәндәге шартлар кертелгән:

- подрядчының хокуклары һәм бурычлары турында;

- заказчының хокуклары һәм бурычлары турында;

- сыйфат гарантиясе турында;

- контракт бәясе турында;

- контрактны үзгәртү һәм өзү турында;

- башкарылган эшләрне кабул итү һәм түләү турында;

- башкарылган эшләр вакыты һәм контрактның гамәлдә булу вакыты турында;

- якларның җаваплылыгы турында;

- каршылыкларны җайга салу тәртибе;

- хәбәрнамәләрне җибәрү тәртибе турында.

Моннан тыш, документ автомобиль юлларын, ясалма юл корылмаларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау буенча контрактларда каралырга тиешле гарантия срокларын да күздә тота.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тиешле карары 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

 

Документ: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 29 июнендәге 1066 номерлы карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International