Дәүләт сатып алулары вакытында инвалид оешмаларга өстенлекләр бирелә торган товарлар, эшләр, хезмәтләр исемлеге киңәйтелгән

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

12 майдан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 08.12.2021 елгы 3500-р номерлы боерыгы белән расланган исемлек яңа редакциядә гамәлдә. Хәзер ул 107 позицияне үз эченә ала (элек 58). Аерым алганда, исемлек агачтан эшләнгән төрле әйберләр, көнкүреш приборлары, медицина, язма тәрҗемә, нәшрият эшчәнлеге һәм басма өлкәсендәге хезмәтләр белән тулыландырылган.

Үзгәрешләр 44 нче Федераль закон буенча сатып алуларга кулланыла, аларны гамәлгә ашыру турында хәбәрләр дәүләт сатып алулары өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасында урнаштырылган, аларда катнашырга чакырулар 12 майдан соң җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, исемлектә каралган товарларны һәм хезмәтләрне конкурентлы сатып алу нәтиҗәләре буенча, 44нче Федераль законның 29нчы маддәсенең 2нче өлешендә күрсәтелгән җиңүче инвалидлар оешмасы белән контракт сатып алу барышында тәкъдим ителгәннән 15% ка югарырак булган бәя буенча төзелә (әмма контрактның башлангыч бәясеннән (максималь бәясеннән) югарырак түгел).

Документ: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 12 маендагы 1217-р номерлы боерыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International